23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне 15 февральдә билгеләп үтелә
Бердәм пособие билгеләүне сорап бирелгән 50 мең гариза - йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы ул. Түләү рәсмиләштерү 28 декабрьдә Россиянең барлык төбәкләрендэ, шул исәптән дүрт яңа субъектта яшэуче гаиләләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында ачылды
Татарстан Социаль фонды бүлекчәсе февраль аеннан башлап медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр күчерә башлаячак, моның өчен сәламәтлек саклау оешмалары ай сен әлеге төр ярдәмгә хокуклы белгечләрнең реестрын формалаштырырга тиеш була.
Татарстанда меңләгән мәктәп укучыларының ата-аналары 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособиене максималь күләмдә ала
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге барлык функцияләрне тиз һәм сыйфатлы үтәячәк.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды белгечләре ел башыннан Бүлекчәнең ВКонтакте рәсми аккаунтында 13 меңнән артык консультация биргәннәр һәм Telegram-каналда меңгә якын мәкалә урнаштырганнар.
Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, шәхси счетның торышы турында гражданнар соравы буенча ел башыннан 55 меңнән артык өземтә формалаштырылган. Бу мәгълүматларны алу өчен гражданнарның күпчелеге Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша онлайн рәвештә мөрәҗәгать иттеләр.