Юбилеең белән Әлфия апа.

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга туганнары һәм якыннары, җирле хакимият  вәкилләре җыелды.

Әлфия Шаһиәхмәт кызы, сугыш чоры авырлыклары  кичерүгә карамастан, киләчәк көнгә өмет-ышанычын югалтмаган, тырыш хезмәте бәрабәренә бүгенге бәхетле картлык гомерен кичерә.

Гомер буе юбиляр туган авылында  хезмәт куйган, балаларын да авыл хезмәте белән  тәрбияләгән.  Тормыш иптәше Зарифулла  белән биш ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, бер улларын балачакта ук җирлиләр алар. Җиде яшьлек вакытта уллары Равильне язгы ташу алып китә, бары тик 2 көннән соң гына гәүдәсен эзләп табалар алар. Әлфия апа тормыш иптәшенең дә үлемен кичергән. - Кайгы-хәсрәт  күп  булды,-дип искә ала ул.

Бүген юбиляр балалары һәм якыннары карамагында. Туган нигездә ул улы Рәшит һәм килене Дилә белән гомер кичерә.  "Диләм минем өчен кызым кебек, бала карагандай тәрбияли үземне”, - дип рәхмәтләрен әйтә.

9 оныгы һәм 8 оныкчыгы өчен дә Әлфия әби хезмәт сөючәнлек, зирәклек, сабырлык үрнәге булып тора. Ә озын гомерле булуының серен  Әлфия Шаһиәхмәт кызы хәрәкәтчән тормыш рәвеше алып баруында күрә.

Район Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге Башлыгы Рәмис Низаметдинов юбилярга озын гомер теләделәр, күпьеллык хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен рәхмәт әйттеләр. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International